Бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә үсемлекләр өчен субстрат чыгару буенча «Гродан» яңа эшханәсе төзелешенә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Роквул-Волга» завод идарәчесе Максим Васильев катнашты.
Яңа проектның инвесторы һәм инициаторы - «Роквул-Волга» ҖЧҖ – “Алабуга” МИЗның резиденты. Таш ватасыннан әйберләр республика масштабында гына түгел, федераль базарда йортларның энергия эффективлыгын арттырачак.
Җитештерү корпусын төзелешен «Алабуга Девелопмент» компаниясе алып бара. Rockwool проекты шул яңа барлыкка килгән оешманың беренче заказы булачак. Яңа җитештерү линиясе завод янында төзеләчәк. Төзелеш 2018 елның җәенда тәмамланачак.
«Роквул» компаниясе белән Татарстан 5 ел буе эшли, үзенең яңа проекты өчен Дания партнерлары безнең республиканы сайлыйлар һәм якынча 50 млн. сум инвестицияләргә планлаштыралар”, - дип Талия Миңнуллина Дания компаниясе белән хезмәттәшлек уңышлары белән уртаклашты.