Аньхой провинциясе һәм Татарстан Республикасы: КХР һәм Россиянең мөнәсәбәтләре

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Кытай эшмәкәрләре өчен Казан кунакчыллык сегментында бизнесны үстерү өчен карала. Моның турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына визит кысаларында КХР Аньхой провинциясе сәүдә палатасы вәкиле Ван Цинь әфәнде белдерде.

Сәүдә палатасы вәкиле сүзләре буенча Кытай бизнесменнары Казанда икеяклы эшлекле хезмәттәшлек өчен мәйданны булдыруда кызыксына. Бу Казанда күп функциональле Кытай үзәге була ала.

Кытай инвесторларына республиканың икътисади потенциалы күрсәтелде. Кунаклар Татарстанның махсус  икътисади зоналарда эшләгәндә чит ил инвесторлары өчен өстенлекләр, Татарстанда Кытай компанияләрнең эшчәнлеге белән кызыксындылар.

Искә төшерик, 2016 елда Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше 40%ка үсте һәм 372 млн доллар тәшкил итте. 2017 елда беренче ярты еллыкта ул 75%ка үсте һәм 280 млн доллар тәшкил итте.

2016 елдан Казанда КХР Генераль консуллыгы эшли. Пекинда Татарстанның сәүдә- икътисади вәкиллеге эшли. 2016 елда Яр Чаллыда үз заводын Haier корпорациясе ачты. Хәзер компания Татарстанда тагын бер заводны төзи. Шулай ук Кытай инвесторы Татарстанда 2019 елга индустриаль парк төзәчәк.

2016 елда Менделеевскта CNCEC Кытай корпорациясе төзегән «Аммоний» минераль ашламаларны җитештерү буенча завод ачышы узды.

2017 елның сентябрендә Казанда РФ сәүдә һәм сәнәгать министры Денис  һәм КХР сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй катнашуы белән Россия-Кытай комиссиясенең Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча комиссиянең 2 нче утырышы узды. Татарстан башкаласында шулай ук Яшь эшмәкәрләрнең Россия-Кытай конгрессы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International