Үзбәкстан премьер-министры урынбасары Татарстанга килде

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Үзбәкстан премьер-министры урынбасары Гуломжон Ибрагимов җитәкләгән Үзбәкстан Республикасы делегациясе Татарстанга 10-11 октябрьдә рәсми визит кысаларында килде.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга республиканың инвестицион потенциалын презентацияләде, регионның икътисад структурасы, Татарстанга инвесторларны җәлеп итү буенча ИҮА эше турында сөйләде.

Татарстан һәм Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2017 елның беренче ярты еллыгында 53,3 млн доллар тәшкил итте.

Сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ташкентка визиты һәм аның  Үзбәкстан  Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашу барышында кварталга бер тапкыр сәүдә-икътисади аралашу буенча бердәм эш нәтиҗәләрен ясарга дип карар ителде. Үзбәкстан премьер-министры Абдулла Арипов билгеләгәнчә, Үзбәкстан эшханәләре Татарстанга авто, тукыма, аяк киеме продукциясе, электрик һәм механик әйберләр, төзелеш материаллары, азык-төлек продукциясен китерүен киңәйтергә планлыштыралар.

Үзбәкстан Татарстаннан электротехник җиһаз, нефтехимия продукциясе, агач, кәгазь, фармацевтик продукция, медицина техникасы һәм башка товарларны сатып алуда кызыксынган.

Үзбәкстан һәм Татарстан сәнәгый һәм энергетик компанияләре арасында хезмәттәшлек турында биш меморандумга кул куелды.

Хәзерге визит барышында Үзбәкстан делегациясе Казан ИТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәгендә, Казан вертолет заводында, «ТАИФ» һәм «Татнефть-Арена»да булачак. Делегация шулай ук «Алабуга» МИЗ, «Камаз», «ТАНЕКО» һәм Түбән Кама шиналар заводын карачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International