Кытай Татарстанга кече авиация өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итте

2017 елның 14 октябре, шимбә

Кытай Татарстан эшханәләре белән авиация өлкәсендә хезмәттәшлектә кызыксынган. Моның турында Сычуань Кытай провинциясенең Чэнду шәһәренең Синьдун районының делегациясе вәкилләре ТР инвестицион үсеш агентлыгына визит кысаларында белдерделәр.

Сөйләшүләр Агентлыкта җитәкченең беренче урынбасары Инсаф Галиев белән үттеләр.

Кытай ягы Татарстан белән кече авиация, нефтегазохимия һәм медицина юнәлешләрендә хезмәттәшлек итергә ниятләнә. Татарстан шулай ук Кытай эшмәкәрләре белән төрле юнәлешләрдә эшләргә планлаштыра дип әйтелде.

Кунакларга Татарстанның инвестицион потенциалы презентацияләнде.   Чэнду шәһәренең Синьдун районының башлыгы урынбасары Цинь Тянь шулай ук Татарстан компанияләре өчен провинциядә эшләүнең мөмкинлекләре турында сөйләде.

Искә төшерик, 2016 елда Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше 40%ка үсте һәм 372 млн доллар тәшкил итте. 2017 елда беренче ярты еллыкта ул 75%ка үсте һәм 280 млн доллар тәшкил итте.
2016 елдан Казанда КХР Генераль консуллыгы эшли. Пекинда Татарстанның сәүдә- икътисади вәкиллеге эшли. 2016 елда Яр Чаллыда үз заводын Haier корпорациясе ачты. Хәзер компания Татарстанда тагын бер заводны төзи. Шулай ук Кытай инвесторы Татарстанда 2019 елга индустриаль парк төзәчәк.

2016 елда Менделеевскта CNCEC Кытай корпорациясе төзегән «Аммоний» минераль ашламаларны җитештерү буенча завод ачышы узды.

2017 елның сентябрендә Казанда РФ сәүдә һәм сәнәгать министры Денис  һәм КХР сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй катнашуы белән Россия-Кытай комиссиясенең Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча комиссиянең 2 нче утырышы узды. Татарстан башкаласында шулай ук Яшь эшмәкәрләрнең Россия-Кытай конгрессы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International