Татарстанда капиталга инвестицияләр күләме триллион сумнан артты

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыруның ике ел эчендә Татарстанда капиталга инвестицияләр күләме 1470,7 млрд сум тәшкил итте. Бүген программаның урта нәтиҗәләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Министрлар кабинетында үткән сессиядә әйтелде.

Утырышта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Утырыш кысаларында 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Россия субъектларының инновацион үсеше рейтингында беренче урынны алуы билгеләнде. 2015 елдан 2017 елга кадәр республикада төяп җибәрелгән продукция күләме 5240,2 млрд сум тәшкил итте. Тулай региональ продуктнң сакланган үсеш темплары - 105,4%.

2015-2017 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 602,4 млрд сум тәкил итте. Азык-төлек һәм аш-су төяп җибәрелгән продукциясенең күләме - 455,4 млрд сум. Бу вакыт эчендә авыл җирләрендә агрпромпаркларны төзү программасы башланган (Кукмор, Дрожжан, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй районнары).

2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыру кысаларында 100 дән артык норматив-хокук документ кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International