Кытай авыл хуҗалыгы компанияләре Татарстанда эшләргә планлаштыралар

2017 елның 20 октябре, җомга

Цицикар Кытай шәһәренең хакимияте һәм бизнес Татарстан белән авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итергә ниятләнә. Кытай җитештерүчеләренә сату өчен һәм Россия базарына керү өчен регион буларак республика базары кызык. Моның турында ТР инвестицион үсеш агентлыгында Цицикар шәһәренең делегация вәкилләре әйттеләр.

Татарстан инвесторлар өчен бирә торган мөмкинлекләрне өйрәнү өчен Цицикар шәһәренең делегация вәкилләре республикада «Новая Тура» технополисын һәм «Казан» агропромпаркын карадылар.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республикада инвесторлар өчен булган өстенлекләр турында сөйләде. Искә төшерик, Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше 2016 елда 40%ка үсте һәм 372  млн. тәшкил итте. 2017 елда беренче ярты еллык эчендә ул 75%ка үсте һәм 280 млн доллар тәшкил итте. Татарстан Шэньчжэньда  World Food City импортлы продуктлар халыкара үзәгендә республика компанияләренең вәкиллеген ачачак.

Кытай Татарстан өчен иң мөһим икътисади партнерларның берсе. Узган елдан Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли, Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллек эшли. 2016 елда Haier корпорациясе Яр Чаллыда үз заводын ачты. Шулай ук инвестор 2019 елга Татарстанда индустриаль парк төзәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International