Россия һәм Төркия 50 мең тонна томатларны китерүгә килештеләр

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

1 ноябрьгә кадәр Төркиядән Россиягә 50 меңгә кадәр тонна томат китереләчәк. Моның турында 21 октябрьдә Казанда үткән Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе нәтиҗәләре буенча илебезнең энергетика министры  Александр Новак белдерде.

Казанда Россиянең энергетика министры билгеләгәнчә, Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекчи белән бергә бердәм икътисади эшчәнлек өчен чикләмәләрне бетерү турында килештеләр.

Алга таба илләр арасында сәүдә-икътисади эшчәнлектә чикләмәләрне бетерү буенча эш дәвам итәчәк дип Зейбекчи әфәнде билгеләде.

Казанда 21 октябрьдә Россиянең энергетика министры  Александр Новак һәм Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекчи җитәкләгән 15-нче Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара утырышы узды. Утырышта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Талия Миңнуллина Зейбекчи әфәндегә Татарстанның Төркия инвестицион казанышлпрын күрсәтте. 2017 елның беренче яртыеллыгында товар әйләнешенең 58%ка үсүе турында сөйләде. Утырыш кысаларында Төркия кунакларына республика икътисадының төрле өлкәләренең эшханәләр экспозициясен тәкъдим иттеләр.

Элегрәк Нихат Зейбекчи Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Искә төшерик, республикада  «Гебзе» Төркиянең иң зур сәнәгый зоналарның берсенең эше оештырылган, ул Татарстанда урнашкан МИЗ һәм Зөя мультимодаль комплексын үстерү буенча оператор буларак эшләргә әзер.

Моннан башка, 2017-нче елда нефтьне тирән эшкәртү буенча «ТАИФ-НК» компаниясенең заводын ачу планлаштырыла, аның төзелешендә «Гемонт» Төркия компаниясе катнаша.

Төркия компанияләре Татарстанга 2 миллиардтан артык доллар инвестицияләделәр. Республикада 10нан артык Төркия заводы эшли, бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International