Казанга ДХП буенча Идел буе федераль округы форумында Россия регионнары башлыклары киләчәк

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернатор вәкаләтләрен башкаручы Дмитрий Азаров, ДХП Милли үзәгенең башкарма директоры  Максим Ткаченко, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов катнашачак.

Форумның төп сораулары арасында – проекталды финанслауның яңа механизмнары, ДХП проектларын әзерләүдә региональ һәм милли үсеш институтларының роле. Шулай ук ДХП өлкәсендә яхшы институциональ тирәлек өчен кирәк булган шартлар турында сүз барачак. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Федерация Советы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә ДХП Милли үзәге оештыра.

Форум кысаларында инвесторларга Идел буе федераль округы территориясендә тормышка ашырырга планлаштырылган инфраструктур проектлар презентацияләнде. Иң перспектив проектлар өлкәдә иң уңышлы экспертлардан тәкъдимнәр алачак һәм проектлы инициативаларга ярдәм программасына керәчәк.

Форумда туры диалог ярдәмендә Идел буе инфраструктур проектларына бюджеттан тыш инвестицияләрнең үсешен стимуллаштыру өчен кирәк булган төп адымнар билгеләнәчәк. Мәсәлән, пленар дискуссия кысаларында экспертлар ДХП приоритетлы проектлары, бюджеттан финанслау проблемалары һәм проекталды әзерләнүнең төп аспектлары буенча сөйләшәчәкләр. Сессиянең нәтиҗәләре округта социаль- икътисади үсеш Стратегиясен эшләп чыгару буенча тәкъдимнәр буларак формалашачак, РФ Хөкүмәтенә ДХП буенча мөрәҗәгатьне әзерләү өчен нигез булачак.

Форумда шулай ук “инфраструктур ипотека” программасының төп положенияләре, канунчыллыкта яңалыклар, транспорт, социаль һәм коммуналь өлкәләрендә проектларны тормышка ашыруның практик аспектлары, санлы икътисадта ДХП куллану перспективалары һәм блокчейн технологиясенең потенциалы каралачак. Форумның икенче көне кысаларында ДХП Сбербанк ярдәмендә авторлы мастер-класслар һәм эшлекле уеннар форматында мәгариф программасын үткәрәчәк. Чарада катнашу түләүсез. Өстәмә мәгълүмат һәм регистрация  сайтта forumpfo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International