Юбилей KazanSummit 2018 елның маенда үтәчәк

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

2018 елда “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисади саммиты 10-12 майда узачак. Россия һәм бөтен Ислам дөньясының эксперт берләшмәсен берләштерүче мөһим икътисади вакыйга Татарстан башкаласында унынчы тапкыр узачак.

KazanSummit 2018 төп темасы халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә ислам инвестицияләре булачак.

Юбилей Саммитта яңа тематик сессияләр һзм гадәтт буенча узучы сессияләр булачак.

Саммит яңа клиентларны һәм эшлекле партнерларны эзләү, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын һәм икътисади мөмкинлекләрен күрсәтү өчен платформа була ала.

10 ел эчендә Казандагы мәйдан халыкара оешмалар, дәүләт органнар, финанс институтлар, илчелекләр вәкилләрен, парламент депутатларын, алдынгы инвесторларны һәм бизнесменнарны, Россия һәм чит ил компанияләрнең топ- менеджерларын җыя.

РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик караш группасының рәисе буларак сайланды. Группа эшчәнлеге кысаларында KazanSummit 2018гә Агентлык әзерләнә.

Белешмә:
2017 елда чарага 53 илдән 2600 вәкил килде. Хөрмәтле кунаклар арасында 12 дәүләт илчесе, БГЭ Дәүләт министры Рашид бин Ахмад бин Фахад, БГЭ Икътисад министры Абдулла Аль Салех, Бахрейн Хөкүмәте вәкиле Аль Халифа  Хамадбин Ибрахим, WAIPA  җитәкчесе Бостьян Скалар,  РФ Чит ил эшләре министрының урынбасары Михаил Богданов, «Внешэкономбанк» рәисе Сергей Горьков, һәм башкалар булды.

Юбилей Саммитка 1 декабрьдән www.kazansummit.ru сайтында регистрация үтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International