Италия инвесторлары Татарстанда проектларны үстерергә әзер

13 декабрь 2017 ел., чәршәмбе

Татарстан һәм Италия Ломбардиясе хезмәттәшлек турында икеяклы килешү өстендә эшләргә әзер. Моныж трында Татарстан делегациясенең Италиягә 12-13 декабрьдә визиты кысаларында билгеле булды.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина делегация составына керде. Рөстәм Миңнехановның Ломбардия  өлкәсе Роберто Марони белән очрашуы барышында Татарстан һәм Ломбардия Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында регионнар арасында хезмәттәшлек турында килешү өстендә эшләчәкләр дип килештеләр.

“Италия-Татарстан” эшлекле форумы

Визит барышында шулай ук “Италия-Татарстан” эшлекле форумы үтте. Чара Ломбардиянең Сәнәгатьчеләр Ассоциациясендә узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республика талия бизнес һәм капиталын җәлеп итүдә кызыксына, Татарстан җитәкчелеге үзара табышлы элемтәләрне киңәйтергә шат булачак.

2012 елда регионнар арасында тышкы сәүдә әйләнеше 3,5 млрд. долларга җитте. Хәзер бу сан 13 тапкырга төште – 262 млн. доллар. 2017 елның 9 ай буенча 37%ка үсеш бара.

Татарстан һәм Италия арасында приоритетлы юнәлешләр арасында нефть эшкәртү һәм нефтехимия, машина төзелеше һәм компонентларны җитештерү, IT  һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм инфраструктур проектлар бар.

Италия инвесторлары Татарстанга инвестицияләргә әзер

Италия эшмәкәрләренең Татарстан вәкилләре белән очрашу барышында Италия инвесторлары Татарстанга инвестицияләргә әзер дип әйтелде. INALCA  компаниясе Татарстанда ит җитештерү һәм эшкәртү буенча завод төзергә әзер.

VOMM компаниясе Татарстанга нефть шламнарын утилизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне тәкъдим итте.

V.Orlandi компаниясе “Мастер” Кама индустриаль паркында җитештерүне урнаштыру өчен мәйданны карый.

Җитештерелгән продукция  экспортка барачак. Компания “КАМАЗ” белән хезмәттәшлек итә.

Татарстанда Италия проектлары

Визит барышында шулай ук Татарстанда тормышка ашырылган Италия проектлары күрсәтелде. Бу Bio Plastica проекты. Ул биопластик һәм биополимерларны җитештерүче сәнәгый оешманы төзүне чагылдыра.

Проект максаты – Россиядә биочималлардан алынган биополимерларны җитештерүче беренче заводны башлап җибәрү. Завод Татарстанда 24 ай эчендә төзелә ала. Күәте үсәчәк.

Татарстанда тормышка ашырылачак тагын бер проект -  Little Italy (“Кечкенә Италия”) проекты – Казанда РКХ (рус. РКБ) районында йортларны төзү. Монда кунакханә, офислар, сәүдә үзәге, торак йортлар, мәктәп һәм спорт үзәге булачак.

Проектны Studio Costa Progettazioni уйлап тапты. Бу -Римда нигезләнгән Италия архитектура студиясе.

 

Белешмә:

Ломбардия Италиянең иң сәнәгый үсеш алган өлкәсе булып тора. Ул дәүләтенә 22% ВЭП китерә.

Ломбардиягә илнең 27% экспорты һәм 31% импорты туры килә. Монда 750 меңнән артык эшханә эшли. Өлкәнең 40% продукциясе экспортка бара.

2015 елның мартында Италия эшлекле даирәләре Татарстанга визит белән килделәр. 2011 елның апрелендә Казан һәм Верона Италия шәһәре арасында мөнәсәбәтләрне һәм партнерлыкны үстерү турында килешүгә кул куелды.

2017 елның 19-20 сентябрендә Татарстанга Э. Ферленги президенты җитәкләгән Россия Италия сәнәгатьчеләре Ассоциациясенең делегациясенең визиты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования