Талия Миңнуллина Дагестан башлыгының вәкаләтләрен вакытлыча башкаручысы Владимир Васильевны KazanSummit-2018 саммитына чакырды

14 декабрь 2017 ел., пәнҗешәмбе
Дагестан башлыгының вәкаләтләрен вакытлыча башкаручысы Владимир Васильев Татарстан белән инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуын белдерде. Бүген Татарстанга рәсми визит барышында Владимир Васильев Агентлыкның презентацион үзәген карады һәм Татарстанның инвесторлар белән нинди эш үткәрү белән танышты. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина МИЗ “Алабуга”, Яр Чаллы УКСИТта инвесторлар өчен өстенлекләр, Стратегия 2030 турында сөйләде. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе шулай ук Дагестан башлыгының вәкаләтләрен вакытлыча башкаручысы Владимир Васильевны 10-12 майда Казанда үтәчәк юбилейлы KazanSummit чарасына чакырды. Татарстанга визит кысаларында Владимир Васильев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, «Центр Медицинской Науки» - «Эйдос» медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәген, “Казан” агросәнәгый паркын, “Химград” технополисын һәм Казан ИТ-паркын карады. Анда ул электрон ресурслар үсеше белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования