Тирәлекне саклау буенча Кытай корпорациясе Татарстандагы проектлар белән кызыксына

16.12.2017

Тирәлекне саклау буенча Кытай корпорациясе Татарстанда проектларны тормышка ашыру белән кызыксына. Моның турында компания вәкилләре Агентлыкка визит барышында белдерделәр.

Каты калдыкларны эшкәртүдә махсуслашкан компания вәкилләре Татарстанның презентацион үзәген карадылар, аның инвестицион потенциалы белән танышты.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунаклар белән Татарстанда бердәм проектларны тормышка ашыру перспективалары турында уртаклашты. Кытай корпорациясе вәкилләре билгеләгәнчә, алар проектларны нәкъ Татарстанда үстерергә  телиләр.

Компания вәкилләре шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Очрашу нәтиҗәсендә Президент Кытай хезмәттәшләренең калдыкларны эшкәртү буенча тәҗрибәне өйрәнү эш группасын булдырырга карар итте.

Кытай корпорациясе Кытай энергия һәм экология саклау корпорациясенең бүлендек компаниясе булып тора. Ул 1985 елда Экологияне саклау буенча бюросы инициативасы буенча нигез салынды.






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования