Татарстан районнары башлыклары һәм эшмәкәрләр эшлекле уенда катнаштылар

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Казанда эшмәкәрләр чиновникларны инвесторлар белән эшләргә, ә дәүләт хезмәткәрләре бизнесменнарга хакимият белән эффектив аралашуга өйрәттеләр. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы оештырган эшлекле уен кысаларында Татарстан эшмәкәрләре һәм муниципалитетлар вәкилләре бергә инвестицион процесс төзеделәр.

18 декабрьдә “Ривьера”да “Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек”  программасы буенча эшлекле уен узды. Урынлы хакимият вәкилләре һәм эшмәкәрләр бергә инвесторлар белән аралашуны төзү осталыгына өйрәнделәр.

Татарстанның  инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина фикере буенча, муниципалитетларга республикага инвесторларны җәлеп итүдә активрак булырга кирәк.

“Татарстан муниципалитетлары арасында инвестор өчен көрәш көчәя, мәйданнар азая бара, резидентларны җәлеп итергә кирәк – бу авыр эш. Шундый укытуны регуляр рәвештә уздырырга кирәк”, - дип Талия Миңнуллина әйтте.

Районнарга җәлеп итү инструментларыф буларак ДХП механизмнары, концессияләр һәм дәүләт субсидияләре була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International