Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы 2017 ел эшенә нәтиҗәләр ясады

28.12.2017

Казанда республиканың премьер-министры Алексей Песошин катнашуы белән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе үтте. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Агентлык өчен мөһим вакыйгалар арасында Татарстанда Россия өчен беренче Schneider Electric тикшеренү үзәген ачу 224-ФЗ буенча ДХП кысаларында беренче проект - «Аква-Регион» компаниясенең спорт комплексын башлап җибәрү булып тора.

Аның сүзләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 677 млрд. сум тәшкил итәчәк. Инвестицияләр структурасында 9 ай эчендә 59%эшханәләрнең үз акчалары булып тора.

“Авыр икътисади хәл шартларында да эшханәләр инвестицион программаларны тормышка ашырырга дәвам итәләр”,- дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Талия МИңнуллина Татарстанга 27 млн. доллар инвестицияләгән  Sunrise Capital Төркия компаниясе белән хезмәттәшлекне, шулай ук “КАМАЗ”ның Daimler белән бердәм проектын билгеләде.

Иң мөһим инвестицион яңалык Яр Чаллының “Алабуга” МИЗын җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча узып китүе булып тора.

RnD- үзәк һәм Schneider Electric җитештерүе

Schneider Electric Вице-президенты Армен Бадалов Иннополиста фәнни-тикшеренү үзәген булдыру – Татарстанда компаниянең инициативаларның берсе генә булып тора.

Эш кысаларында Татарстанда Schneider Electric яңа санлы платформасын башлап җибәрәчәк. Ул Иннополиста 2018 елда ачылачак.

Татарстанда заманча җиһазны куллану белән томотерапия

«Сакнур» Директорлар советы рәисе Аида Ильясова ТР ИҮА катнашуы белән республикада заманча томотерапия үзәгенең булдыруы турында сөйләде. Яңа ачылган үзәктә 500 кеше дәваланды, ел азагына кадәр тагын 100 кеше анда дәвалана ала.

Үзәк тәүлек буе эшли диярлек, көнгә 100 дән артык пациент кабул ителә. 2020 елга кадәр тагын 7 шундый яңа аппарат кирәк. Һәр елны Татарстанда нурлы терапия 7 мең кешегә кирәк дип Аида Ильясова әйтте.

Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында яңа проект

«Аква-Регион» компаниясенең генераль директоры урынбасары Марат Чудновский билгеләгәнчә, ТР ИҮА ярдәмендә республикада 224-ФЗ буенча ДХП кысаларында беренче проект барлыкка киләчәк.

Килешү буенча Яр Чаллыда гаилә форматында заманча спорт үзәге барлыкка киләчәк.

Проектка инвестицияләр күләме – 221 млн. сум. Компаниянең үз акчасы – 142 млн, төзелеш вакыты – 2 ел. 100 эш урыны булдырылачак.

Чит ил фондларыннан Татарстанга инвестицияләр

«КамаСтройИнвест» генераль директоры Делюс Серазетдинов Агентлыкка бердәм проектны тормышка ашыру өчен инвесторларны җәлеп итүдә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Бу елда «КамаСтройИнвест» һәм KGAL фонда арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Аның буенча Хади Такташ урамында торак йорт төзеләчәк.

Инвестор Татарстанны сайлар өчен

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстан чит ил инвесторлары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен саклады.

“Эчке резервлар белән эффектив идарә итергә кирәк. Татарстанда заманча сәнәгый мәйданнарны үстерү буенча актив эш бара. Бу махсус икътисади зоналар, 9 индустриаль парк, 9 технопарк, 63 муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгый мәйдан”, - дип премьер-министр әйтте.

 Коллегия азагында Агентлык һәм «Камасталь» компаниясе, Агентлык һәм «Говермедиа плюс» ҖЧҖ арасында килешүләргә кул куелды.






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования