“Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис” Татарстан милегенә күчте

16 гыйнвар 2018 ел., сишәмбе

“Махсус икътисади зоналар” АҖ Татарстан Республикасына “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис”ның 100% акциясен күчерде.

Татарстанга “Махсус икътисади зоналар” АҖдан якынча 32 млрд. сумга 32 млн. акция бирелде.

Элек МИЗда акционерлар өлешләре түбәндәгечә бүленде: “Алабуга” МИЗда  «Алабуга» ППТ  МИЗ” АҖның 66% булды, Татарстан Республикасының - 34%; “Иннополис”та “МИЗ” АҖ өлеше -97,72%, Татарстан Республикасының - 2,28%.

Акцияләрне күчерү МИЗ институтын реформалаштыру кысаларында үтә, максаты – шундый зоналар белән идарә итүне федерация субъектлары кулларында туплау.

Искә төшерик, 2016 елда РФ Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә МИЗлар эшенең бердәм стратегиясен һәм аларны регионнарга бирү механизмын  уйлап табырга карар итте.

Россиянең махсус икътисади зоналарның инвестицион сөйкемлелеге милли рейтингы нәтиҗәләре буенча “Алабуга” МИЗ икенче урынны алды, “Иннополис” – бишенче.

Ике МИЗ да илдә югары инвестицион сөйкемлелек булган махсус икътисади зоналар беренче бишлегенә керде, аларның инвестицион сөйкемлелек дәрәҗәсе уртача дәрәҗәсен 10%ка арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования