Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына Казакъстанның Кызыл орда өлкәсе делегациясе килде

18 гыйнвар 2018 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына аким Крымбек Кушербаев җитәкләгән Казакъстанның Кызыл орда өлкәсе делегациясе килде. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга республиканың инвестицион потенциалын күрсәтте һәм делегацияне Татарстан башкаласында 10-12 маенда үтәчәк юбилейлы KazanSummit ка чакырды.

Делегация ТР ИҮАга республикага рәсми визит кысаларында килде. Бүген акимат вәкилләре Татарстан президенты  Рөстәм Миңнеханов белән очрашачаклар,  «Эйдос» үзәген, “Казан” агропромпаркын һәм Иннополисны карачаклар.

Крымбек Кушербаев билгеләгәнчә, Казакъстан һәм Татарстанның төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен зур потенциал  бар.

Аким ИҮА җитәкчесен Талия Миңнуллинаны Кызылордада сентябрьдә үтәчәк республика Сабантуенына чакырды.

Кызылорда өлкәсе – Казакъстан составындагы административ структура, республиканың көньяк ягында урнашкан. Регион көнбатышта һәм көньякта Үзбәкстан белән чиктәш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования