Татарстанда җитештерелгән Ford Explorer сатулары 2017 елда 65%ка үсте

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган елда Татарстанда җитештерелгән Ford Kuga машиналарының сатулары 54% ка үсте. Ford Explorer сатулары 65%ка үсте.

Ford Sollers компаниясе мәгълүматы буенча 2017 елда Россиядә Ford машиналарының сатулары 18%ка үсте һәм 50 360 автомобиль тәшкил итте. Әлеге үсү икенче ел бара: 2016 елда ул 10% булды.

Иң күбесе кроссоверлар һәм внедорожниклар сатулары үсте – бөтен сатуларның 49%. Бу базарда кроссоверларның яхшы танылуын күрсәтә.

Искә төшерик, элек компаниянең базарда югары сорауларны продукция белән тәэмин итү өчен “Алабуга” заводында өстәмә сменаны кертү турында билгеле булды. Компания бу елда да шул югары сорау тенденциясен сакларга өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International