Татарстанда җитештерелгән Ford Sollers машиналарына сорау экспорт базарларында 280%ка үсте

23 гыйнвар 2018 ел., сишәмбе

Татарстанда җитештерелгән Ford Sollers машиналары компания өчен 2017 елда экспорт базарларында сораулар буенча лидерлар булып тора.

 Компания мәгълүматлары буенча Ford EcoSport  кроссоверына сорау 280%ка үсте. Барлыгы 133 машина сатылды.

Ford Kuga машинасына сорау 74%ка үсте, Ford Focus һәм Ford Transit машиналарына сорау  59% һәм 23%ка үсте.

2017 елда компаниянең экспортлы сатулары барлыгы 2016 елга караганда 21%ка үсте. 1018 машина сатылды.

Хәзерге моментка Россиядә җитештерелгән Ford Sollers машиналары Армения, Беларусь һәм Казакъстанга экспортлана. Экспортлы базарларда Ford Fiesta, Ford Focus, Ford Mondeo, Ford EcoSport, Ford Kuga, Ford Explorer һәм Ford Transit машиналары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования