Бурунди Республикасы җитәкчелеге дәүләт территориясендә Татарстан сәнәгый оешмаларның продукциясен импортында кызыксына. Моның турында Бурунди Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуард Бизиман әфәнде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына визит барышында белдерде.
Кунакның сүзләре буенча Африка республикасы Татарстанда җитештерелгән Бурунди климатына чыдам машиналарда кызыксына. Шулай ук аның сүзләре буенча дәүләт Татарстан белән энергия ресурсларын китерүдә хезмәттәшлек итергә әзер.
Бурунди Республикасы – Африканың көнчыгышында урнашкан дәүләт. Халкы якынча 8 млн кеше. Икътисадның төп өлеше кофе, чәй, мамык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын экспротыннан тора.
Бурунди белән хезмәттәшлек Татарстанга Африкада экспортлау өчен яңа базарларны ачырга мөмкинлек бирәчәк.
Искә төшерик, Россиягә рәсми визит кысаларында 2017 елның июнендә Казанга һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына Бурунди икенче вице-президенты Джозеф Буторе килгән.