Казаннан Кытайга туры йөк поезды йөрәчәк

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Казаннан беренче тапкыр Кытайга йөк поезды китте. Кытай ягы нәтиҗәдә алдынгы Россия җитештерүчесе – Татарстан “Металл савыт-саба Кукмор заводы” ААҖ алюминий савыт-саба партиясен алачак. Экспортка кәстрүлләр, табалар һәм калай табалар җибәрелгән.

Казаннан Кытайга Россия товарларын экспортлы җибәрү Түбән Новгородта «РЖД Логистика» АҖ филиалының Горький тимер юл хезмәттәшлеге белән бергә оештырылган. Чэнсян (Чэнду шәһәре) станциясенә килү белән йөк автотранспорт белән Шэньчжэнь шәһәрендәге складка китереләчәк.

Искә төшерик, 2017 елның октябрендә проектны башлап җибәрү белән Татарстан компанияләре Шэньчжэньда World Food City импортлы ашамлык продуктлары Халыкара үзәгендә тәкъдим ителде, анда алар турыдан туры Кытай сатып алучылары белщн аралаша алалар.

Россия-Кытай-Россия юнәлеше буенча йөк ташуның кирәклеге аркасында Казан- Чэнду  тизләтелгән контейнер җибәрүләре регуляр рәвештә эшләчәк.

Фото: Степанов Слава

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International