Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына Al Habtoor Group компаниясе делегациясе килде. Рәисе Халаф Аль Хабтур җитәкләгән холдинг вәкилләре бу көннәрдә Татарстанда визит белән торалар.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга республикада компания эше өчен иң перспектив юнәлешләре турында сөйләде һәм Татарстанның инвестицион потенциалын презентацияләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Халаф Аль Хабтур әфәнде билгеләгәнчә, компания республикада инфраструктур проектларга инвестицияләргә кызыксына.
Al Habtoor Group Фарсы култыгының иң зур төзелеш оешмаларның һәм Якын Көнчыгышта иң уңышлы компанияләрнең берсе булып санала. Компаниянең танылган проектлары – Дубай аэропортында Рашид шейхы исемендәге терминалын төзү, Бурдж Аль-Араб Дубай кунакханәсен төзүдә катнашу һәм башкалар.
Элек Дубайда компания вәкилләре белән сөйләшүләрне Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үткәрде.
Халаф Аль Хабтур әфәнде Казанга 2010 елда килгән иде.
Казанда булу вакытында кунаклар “Казан Арена” стадионын һәм Иске татар бистәсе территориясендә милли истәлекле урыннарны карадылар.