Pozis медицина техникасы белән БГЭ Сәләмәтлек саклау министрлыгы кызыксына

6 февраль 2018 ел., сишәмбе

Pozis Татарстан заводы медицина техникасы белән БГЭ Сәләмәтлек саклау министрлыгы кызыксына. ХФ-140 фармацевтик суыткычы һәм ММШ-200  инновацион суыткыч камерасы БГЭ Сәләмәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә Дубайда Arab Health-2018 күргәзмәсендә күрсәтелде.

POZISның 99,9% бактерияләрне зарарсызландыручы рециркуляторга аерым игътибар ителде.

“Әлеге уйлап табу медицинада бак файдалы булачак”, - дип БГЭ Сәләмәтлек саклау министрлыгы вәкиле Валид Саид Саиф Аль Духури билгеләде.

Күргәзмә эшләгәндә Pozis экспозициясен 100 дән артык компания карады. Компания вәкиле сүзләре буенча, шундый чаралар Pozis  продукциясен яхшырту юлларын күрсәтә.

Pozis медицинада техникасы тирәлеккә зарар китерми. Татарстан җитештерүчесенең бөтен җайланмалары “СЕ” билгесен ала һәм Европа берләшмәсе стандартларына туры килә.

Pozis  медицина техникасы – якын һәм урта перспективага компаниянең приоритетлы юнәлешләрнең берсе. РФ президенты карары буенча илдә 2025 елга 50% җитештерү гражданнар продукциясенә күчергә тиеш.

Pozis заводы «Техмаш» Концернына керә. Ул суыткыч камералар һәм зарарсызландыручы җиһазларны җитештерү буенча Россиядә иң зур компанияләрнең берсе. Компания медицина техникасын 15 ел элек җитештерә башлаган, бүген ватан базарында 80%ын тәшкил итә.

Pozis  техникасы белән Универсиада-2013  һәм Олимпиада-2014 чараларында кулланылган. Бүген Pozis  бренды астында 60 тан артык модель һәм медицина җиһазы  җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования