«ЗаряД» компаниясе Европа кибетләренә хоккей кәшәкләрен китерәчәк

7 февраль 2018 ел., чәршәмбе

Яр Чаллы УКСИҮТ резиденты - «ЗаряД» фабрикасы Европа кибетләренә хоккей кәшәкләрен китерәчәк. Моның турында компания генераль директоры Иван Савин белдерде.

Килешү 30 гыйнварьдә Мюнхенда үткән ISPO Munich спорт товарлары күргәзмәсе барышында ирешергә мөмкин булды.

“Без Европада булган кибетләр белән сөйләшүләр үткәрдек. Компания үзен бердәнбер заманча технологияләрне кулланган кәшәкләр җитештерүчесе буларак куя. Без спорт инвентаре өлкәсендә иң яхшы экспортлаучылар стенды янында урнаштык. Безнең продукция катнашучылар арасында зур кызыксыну барлыкка китерде”, - дип Иван Савин уртаклашты.

ISPO Munich күргәзмәсенә якынча 80 мең кеше килә, үзенең стендларын монда төрле илләрдән 2,5 мең экспонент күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования