Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына Франция илчесе Сильви Берманн килде

20 февраль 2018 ел., сишәмбе

Татарстан инновацион җитештерүләр өлкәсендә Франция һәм Россиянең аралашуында бәйләүче буын була ала дип Россиядәге Франция республикасы илчесе саный. Берманн ханым Татарстанга эшлекле визит белән килде.

Татарстанның инвестицион потенциалын Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина презентацияләде. Берманн ханым төрле юнәлешләрдә республикаларның бердәм эшендә кызыксыну белдерде.

“Татарстанда уңышлы Франция инвесторлары эшли. Бу «Сен-Гобен», «Эр Ликид», «Ашан», «Леруа Мерлен». «Шнайдер Электрик» компаниясе Татарстанда Россиядә беренче НИИ ача. Без башка инвесторларны да чакырабыз – Татарстанда алар өчен иң яхшы эш урыны”, - дип Агентлык башлыгы Талия Миңнуллина билгеләде.

Берманн ханым шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә очрашты. “Без үзара табышлы нигездә хезмәттәшлеккә һәм Франция бизнесы белән бәйләнешләрне үстерүгә әзер”, - дип Татарстан президенты билгеләде.

2017 ел эчендә Татарстан һәм Франция арасында товар әйләнеше үсте, уңай динамика күзәтелә. Хәзер республикалар арасында товар әйләнешен яңарту мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования