Талия Миңнуллина күчемсез милек буенча IX Финанс форумында катнашты

21 февраль 2018 ел., чәршәмбе

21 февральдә Мәскәүдә IX Финанс форумы узды. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форумның пленар утырышында катнашты, анда төзелеш сегментында канунчыллык үзгәрешләре, регионнарда инвесторлар белән эш итү, ДХП һәм концессияләр буенча проектлар буенча уртаклаштылар.

Форумда шулай ук Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, "Москомстройинвест" рәисе Константин Тимофеев һәм башкалар катнаштылар.

Финанс форумы һәр елны күчемсез милек һәм инвестицияләр базарының 200 дән артык топ-менеджерларын җыя.

Финанс форумының аудиториясе географиясе – Мәскәү һәм РФ регионнары, шулай ук якын һәм ерак чит илләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования