Джон Хантсман: “Бергә булганда без уңышка ирешәбез!”

26 февраль 2018 ел., дүшәмбе

Казанга Россиядәге АКШ илчесе Джон Хантсман килде. Бүген илче Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә очрашты.

Яклар булган Россия-Америка мөнәсәбәтләре кысаларында аралашу сораулары буенча уртаклаштылар.

Рөстәм Миңнеханов регионның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, Америка компанияләре катнашуы белән республика территориясендә тормышка ашырылучы инвестицион проектларны билгеләде.

Визит барышында Джон Хантсман Казан ТЭЦ-3кә килде, анда ул General Electric компаниясе җитештергән 9HA.01 турбинасы белән җиһазланган яңа блокны карады, КФУ студентлары белән очрашты. Илче визитының программасында «Иннополис» МИЗ, Зөя шәһәр-утрау бар.

“Казанга килергә бик шат! Руслар һәм Америкалыларның бергә эшләүне көтеп калам. General Electric һәм «ТАИФ НК АЗС» - Казанда һәм АКШда икътисади үсешнең этәргеч көченең мисалы. Бергә булганда без уңышка ирешәбез!” , - дип Хантсман әфәнде билгеләде.

Искә төшерик, АКШ – Татарстанның иң актив икътисади партнерларның берсе. Республикада 3М, Ford, Allied Mineral Products Америка эшханәләре эшли, Яр Чаллыда - «КАМАЗ» и Federal Mogul Corporation бердәм оешмасы бар, шулай ук «Accuray» Америка компаниясенең җиһазларын куллану белән Республика клиника онкология диспансеры карамагындагы атом-төш медицинасының регионара үзәген булдыру буенча «Дельрус» ЯАҖ проекты эшли башлады.

“Бүген мин Казанда бик яхшы вакыт уздырдым, АКШ һәм Россия арасында туры контактларның көчле боронгы гореф-гадәтләрне күрергә шат. Мин актив гражданнар һәм бизнес-проектларның безнең милләтләр арасында элемтәләр ныгытуына өлеш керткәнен күрдем. Мин Казан тарихы турында күп белдем: без бергә эшләгәндә тотрыклы һәм гөрләп үскән җәмгыятьнең нигезе һәм көч чыганагы була алабыз”, - дип визит барышында Джон Хантсман билгеләде.

“АКШ Татарстанның чил ил инвесторлары арасында беренче бишлегенә керә. Дөнья статистикасы буенча соңгы елларда АКШ – дөньяда иң зур халыкара инвестор. Потенциал зур, алга таба эшләчәкбез”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования