МТС һәм Ericsson Татарстанда 5G һәм IoT перспектив уйлап табулар өчен бердәм тикшеренү үзәген ача

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Инвестицион үсеш агентлыгы, Ericsson, МТС компанияләре Татарстан территориясендә 5G һәм IoT технологияләре нигезендә Россия һәм глобаль базарына инновацион продуктларны чыгару өчен Фәнни-тикшеренү үзәген булдыру турында өчьяклы килешүгә кул куйдылар.

Mobile World Congress 2018 халыкара күргәзмәсендә кул куелган килешх 2018 елның мкенче кварталында Казанда “Иннополис” технопаркында МТС инфраструктурасы нигезендә Тикшеренүләр һәм уйлап табулар үзәген булдыруны күздә тота. Беренче этапта Үзәк Россия базарлары мохтаҗлары өчен “акыллы шәһәр” чишелешләрен уйлап табуында тупланачак.

Үзәктә уйлап табучылар, инженерлар, бизнес-аналитиклар һәм бизнесны үстерү буенча белгечләр эшләчәк. МТС Үзәк өчен бүлмә, дата-үзәк, тестларны уздыру өчен инфраструктура, эшләүче IoT-лабораториянең ресурсларын бирәчәк, Ericsson - телеком-технологияләр (Ericsson IoT Accelerator, Massive IoT чишелешләре), партнерлар, стартаплар һәм университетларның экосистемасына керү мөмкинлеген бирәчәк.

“Бүген Татарстан – чит ил компанияләре өчен Россия базарына керү нокталарның берсе. Монда әзер дөнья инфраструктурасы бар. Халыкара мәктәпләр, уникаль информацион технологияләр университеты, спорт чаралар, өч ел буе инвестицион климат буенча беренче урын.

Бездә “Иннополис” мәгълүмати технологияләр шәһәре бар. Бездә әлеге компанияләргә яңа тикшеренү үзәге өчен иң яхшы эш шартлары булдырылачак”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

“МТС 5G технологияләрен кертү өчен яңа ятьмә әзерли. Моның өчен тикшеренүләр үткәрелә. Бүген без Ericsson белән технологик хезмәттәшлекнең яңа этабына килдек. Бердәм R&D үзәген булдыру инновацион продуктларны базарга чыгаруны тизләтәчәк.

Тикшеренү эше бердәм уйлап табуларны Россия базарына гына түгел, глобаль базарга чыгырга мөмкинлек бирәчәк дип өметләнәм”, - дип МТС административ һәм хокук сораулар буенча вице-президент Валерий Шоржин билгеләде.

“Иннополиста МТС белән бердәм үзәкне булдыру - 5G өлкәсендә МТС белән стратегик партнерлыкның яңа этабы. Ericsson яңа 5G һәм IoT технологияләрне, глобаль экспертизалар һәм төрле илләрдә Ericsson алдынгы лабораторияләргә ярдәм күрсәтүне бирәчәк”, - дип Россиядәге Ericsson Президенты Себастиан Толстой билгеләде.

Беренче этапта ике компания Үзәкнең технологик инфраструктурасын һәм эшлекле группаны булдырачаклар. Урынлы партнерлар, университетлар һәм стартаплар хезмәттәшлеге белән хакатон уздырылачак һәм “акыллы шәһәр” проектлары өчен концепция уйлап табылачак. Тестлар нәтиҗәсендә компанияләр 2019 елда практик тормышка ашыру өчен инновацион чишелешләр сайлачак.

Кул кую алдыннан Агентлык бер ел буе эшләде. Элек Татарстанда үз RnD үзәген ачу турында «Шнайдер Электрик» компаниясе әйтте.

Искә төшерик, Татарстанның Стратегия-2030да мәгълүмати технологияләр өлкәсе приоритетлы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International