SIYUM Форумында Россиянең төзелеш һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень катнашачак

5 март 2018 ел., дүшәмбе

Казанда 9-11 мартта узачак SIYUM Архитектура һәм дизайн халыкара инвестицион форумында Россиянең төзелеш һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень катнашачак.

9 мартта форумның пленар утырышы Татарстан Президенты катнашуы белән түбәндәге тема буенча үтәчәк: “Design Your Future яисә глобаль киләчәкне проектлау: архитектура һәм дизайн трендлары, яңа омтылышлар”.

ФОрумда шулай ук 10 илдән 50 спикер катнашачак, алар арасында Барселонаның баш архитекторы (2011-2015 еллар) Висенте Гуаярт, Россиянең Архитектура берләшмәсе президенты Николай Шумаков, Ирландия Архитекторлар институты әгъзасы Мария Кирнан, РФ атказанган рәссамы, “Дизайнерлар берләшмәсе” Халыкара ассоциациясе президенты Андрей Бобыкин һәм башкалар.

Искә төшерик, чара Татарстан Республикасының Хөкүмәте Россия архитекторлар берләшмәсе һәм Дизайнерлар берләшмәсе” Халыкара ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә.

Форумга регистрация www.siyum.ru сайтында

ММЧ регистрациясе https://siyum.timepad.ru/event/674822/

 

Фото: interfax.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования