"Әлеге форум архитектура үсешенә тәэсир итәчәк"

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Казанда SIYUM Архитектура һәм дизайн буенча I Халыкара инвестицион форум тәмамланды. Форум эшендә Россиядән 40 шәһәрдән һәм 10 илдән 745 кеше катнашты.

9 мартта, Форум эшенең беренче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән пленар утырыш узды.

Заманча архитектура һәм дизайн трендлары буенча сөйләшү пленар утырыш кысаларында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән үтте. Дискуссиядә шулай ук 2011-2015 елларда Барселонаның баш архитекторы Висенте Гуаярт, Ирландия Архитекторлар институты әгъзасы Мария Кирнан,  РФ атказанган рәссамы, Россия Архитекторлар берләшмәсе президенты Николай Шумаков, “Дизайнерлар  берләшмәсе” Халыкара ассоциациясе президенты Андрей Бобыкин, Design Award 2017 бизнес премиясендә җиңүче Ева Бергман,  TextielMuseum директоры Эррол Ван де Вердт  һәм креатив индустрияләр буенча эксперт Роберт Эйсольдт катнаштылар.

Утырышта катнашучылар архитектура мәгарифендә камилләштерү юнәлешендә эшләргә, компанияләрне һәм дизайнерларны берләштерергә, архитекторлар һәм девелоперлар арасында аңлауманы бетерергә кирәк дип билгеләделәр.

“Күбесенчә авырлыклар девелоперлар сораулары аркасында барлыкка килә. Хәзер төзүче арзанрак, архитектор сыйфатлырак тели. Архитектураны яхшы дәрәҗәгә кую өчен көч куерга кирәк. Шундый чараларны үткәрергә мөһим”, – дип Николай Шумаков билгеләде.

Хәзер шулай ук илдә архитектура эшчәнлеге турында канун өстендә эш бара дип билгеләнде.

“Беренче инвестицион форум – зур сөйләшүнең башлангычы гына. Сәләтле кешеләр белән тулган берләшмәдә яңа мөмкинлекләр ачырга кирәк. 2015 елда республикада Стратегия-2030 кабул ителде. Әлеге стратегия кысаларында тирәлекләрне, инфраструктура һәм капиталны үстерү буенча аерым секция эшли”, - дип Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сөйләде.

Барселона баш архитекторы Висенте Гуаярт белдергәнчә, киләчәк шәһәре – социаль инфраструктура сәнәгый һәм мәдәни объектларның күрше торуы. Хәзер шәһәр үзәкләрен үстерергә мөһим.

Висенте Гуаярт шулай ук Open Talk уздырды, аның кысаларында ул Сингапур, Дубай, Барселона кебек икътисади һәм туристик үзәкләрендә узган үзгәрешләр турында сөйләде.

Архитектура һәм дизайн трендлары: яңа каршылыклар һәм омтылышлар

Форсайт-сессия вакытында катнашучылар архитектура һәм дизайнның нинди киләчәге булу турында уйладылар. Эш нәтиҗәләре Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Меньгә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде.

Катнашучылар Россия шәһәрләренә бер берсе белән хезмәттәшлек итергә кирәклеген билгеләделәр.

“Шәһәр һәм иҗтимагый тирәлекләрене үстерергә кирәк. Кешеләр уңайлы шартлар өчен акча түлиләр”, - дип Михаил Мень әйтте.

“10 ел элек без шундый бурычлар турында уйламадык та. Соңгы елларда Татарстан башкаласы үзгәрә. 2005 елда 1000 еллык алдынңа күп чаралар үткәрелде. Хәзер бездә башка караш”, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде.

“Безгә бер чара кысаларында беренче тапкыр архитектура, дизайн һәм креатив индустрия экспертларын бергә җыерга мөмкин булды. SIYUM форумына 10 илдән, 40 Россия шәһәреннән катнашучылар килде. Форсайт-сессиясендә алдагы юнәлешләр, төп трендлар һәм үсеш нокталары каралды. SIYUM форум һәр ел үтәчәк дип планлаштырабыз”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Форумны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән бергә Россия архитекторлар берләшмәсе һәм “Дизайнерлар берләшмәсе” ассоциацииясе ярдәме, «Penta House» партнерлыгы белән оештырылды.

Фоумның исеме Seek In Your United Minds (SIYUM) – Берләшкән уйларда табыгыз! Фәлсәфәсен чагылдыра.

Форумның икенче көне кысаларында 10 мартта «Архитектура һәм шәһәр төзелеше», «Дизайн», «HORECA», «Ббрендинг» һәм «Креатив индустрияләр» панель дискуссияләр үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International