“Алабуга” МИЗда табаклы тимерне чыгару буенча яңа завод барлыкка киләчәк

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

“Алабуга” МИЗда яңа резидент булачак. Бүген МИЗның Күзәтү Советы Татарстан Президенты рәислеге астында табаклы тимерне чыгару буенча яңа завод төзелешен хуплады.

Проектка инвестицияләр 250 миллион долларга җитәчәк. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина МИЗның Күзәтү Советы әгъзасы булып тора.

“Алабуга” МИЗда резидент статусын алырга «Гемонт Металл» компаниясе теләде. Үз комплексын ул 2020 елның өченче кварталында кертергә планлаштыра.

Мәйданы 40 мең кв.метр булган завод беренче этапта елга 770 мең тонна табаклы тимер чыгарачак. Алга таба еллык җитештерү 1,2 млн. тоннага җитәчәк.

Завод продукциясе техника, машина төзелеше, түбәләр һәм торбаүткәргечләре җитешткерүендә кулланылачак. Комплекста 320 кеше эшләчәк.

Хәзерге моментка җир участогын бирү буенча сораулар чишелде. Башлап җибәрү алдыннан участокка тимер юл үткәреләчәк.

Бүген “Алабуга” МИЗда 56 резидент эшли, 23 җитештерү бар, анда 6000 кеше эшли. Компанияләрнең кереме 2017 ел нәтиҗәсендә 76 млрд сум тәшки итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International