Казанда “Актив озын гомерлелеккә җитү ысуллары” V халыкара конференциясе үтәчәк

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

23-25 апрельдә Казанда “Актив озын гомерлелеккә җитү ысуллары” V халыкара конференциясе үтәчәк. 17 илдән фән белгечләре, медицина компанияләренең башлыклары, экспертлар актив озын гомерлелеккә ярдәм итү һәм кеше гомерен озынайту сораулары турында сөйләшәчәкләр. Беренче конференция 10 ел элек үтте, һәр елны чара яңа катнашучыларны җәлеп итә. Юбилейлы чараны «Инитиум-Фарм» Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә үтә. Чараның фәнни җитәкчесе Москалев Алексей Александрович булып тора.

Картаю – авык биологик процесс. 19-нчы гасыр азагында Европада хатын-кызларда уртача яшәү дәвамлыгы 40 ел, ир-атларның 35 ел тәшкил итте, 21-нче гасырда хатын-кызларда уртача яшәү дәвамлыгы 81 ел, ир-атларның – 79 елга җитә. Һәр ун ел ул 3 елга арта. Картлар саны арта, авырулар да арта. Бу өлкәдә яңа карашларны уйлап табудан өлкән буынның сәламәтлеге бәйле. Халыкара конференция кысаларында картаюның генетик һәм эпигенетик механизмнар, биомаркерлар каралачак. Шулай ук тирә-юньнең факторларның тәэсире турында сөйләшәчәкләр.

Татарстан тиз үсүче регион, яшәү дәвамлыгы 73 ел тәшкил итә. Әлбәттә, бу иң зур күрсәткеч түгел, әмма Россия регионнары арасында ул беренче унлыкка керә. Соңгы елларда әлеге күрсәткеч үсте. Моңа югары яшәү дәрәҗәсе, экологик хәл үсеше, актив яшәү һәм спорт үсеше ярдәм итә. Татарстанда 2018 елда фармацевтик компанияләрне җәлеп итү өчен фармополис концепциясе уйлап табылды. Фармацевтик кластерларда уйлап табучылар, җитештерүчеләр һәм даруларны китерүчеләр урнашачак. Аларның якын урнашуы компанияләрнең конкурентлыгын арттырачак.

“Һәрберебез бәхетле генә түгел, озак та яшәргә тели. Яшәү дәвамлыгын арттыру Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсешнең стратегиясенең төп базисларның берсе булып тора. Озак яшәү темасы турында дөньяда актив сөйләшәләр һәм бездә Казанда Халыкара конференциядә белгечләрне җыерга мөмкинлек булды.Әлеге конференция – кешегә һәм фәнгә төп инвестиция!”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Конференциядә 30дан артык университеттан алдынгы фән белгечләре актив озакяшәү тикшеренүләрен күрсәтәчәкләр, элемтәләр һәм партнерлыкны урнаштырачаклар. Конференциядә Mayo клиникасы (АКШ) докторы Джеймс Кирклэнд, Болонья (Италия) Университеты профессоры Клаудио Франчески, Сингапур Милли университеты профессоры Брайан Кеннеди, Макс Планк исемендәге җәмгыять картаю биологиясе институты (Германия) докторы Дарио Рикардо Валенцано һәм башкалар катнашачак.

Чарада панель дискуссиясе була, аның модераторы – Россия журналисты  Борис Корчевников.

Конференция фән белгечләренең мөмкинлекләрен берләштерергә мөмкинлек бирә. Бу картаю турында негатив уйларны бетерегә мөмкинлек бирәчәк. Безнең максат – кешеләрне картлыкны яхшы уйлар белән каршы алырга, аларга бәхетле һәм озак гомер яшәргә ярдәм итергә өйрәтү”, - дип Инитиум-Фарм фармацевтик компания җитәкчесе Фания Маганова билгели.

Халыкара конференциянең төп темалары арасында тирәлек факторларының картаюга тәэсире, озак яшәүнең генетик механизмнары, картаю биомаркерлары булачак.

РАН әгъзасы, Алексей Москалев сүзләре буенча, конференциянең максаты озак яшәү өлкәсендә уңышлар белән уртаклашу булып тора.

 

Белешмә:

«Инитиум-Фарм»  ААҖ – фәнни-җитештерү фармацевтик компаниясе, дару препаратларын уйлап табу, җитештерү һәм кертү белән шөгелләнә. Ул шулай ук озак яшәү сораклары сәламәтлек саклау өчен табигый терпеннарны куллануны тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International