Казанда КАИ Яңа Технологияләр Германия-Россия институты нигезендә «КАИ-Keysight» автоматизацияләнгән проектлау системалары лабораториясе ачылды. Бу Keysight Technologies (АКШ) компаниясе белән бердәм проект булып тора.
Keysight Technologies – контроль-үлчәү җиһазлар, автоматизацияләнгән проектлау системаларын җитештерү өлкәсендә дөнья лидерларның берсе.
Америка компаниясе Татарстан вузына SystemVue, ADS, Genesys, EMPro, IC-CAP кебек танылган системаларны керткән САПР Keysight Eesof тулы функциональ пакетның 52 эш урынына лицензия бирә.
САПР Keysight Eesof радиоэлектрон, инфокоммуникацион аппаратураны уйлап табу циклые тэәмин итә – концепция булдыру, системалы дәрәҗә функцияләрен эшләтү, ВЧ һәм СВЧ компонентлары, санлы модульләр, басма платалар һәм төзелешләрне уйлап табу, тулы масштаблы модельләштерү, 3D электромагнит һәм температура анализын үткәрү.
«КАИ-Keysight» лабораториясе нигезендә студентларны бакалавриат, белгеч, магистратураның бөтен юнәлешләре буенча, югары технологияле оешмалары – КАИ стратегик партнерларының белгечләре өчен квалификация күтәрүен әзерләргә, фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табуларны үткәрергә планлаштырыла.