РБСУ буенча «Казаньоргсинтез» кереме 15,2 млрд сумнан артты

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елда РБСУ (Бухгалтер хисапның Россия стандарты) буенча «Казаньоргсинтез» кереме 15,2 млрд сумны арттырды. Период эчендә эшханәнең сатудан кергән акчасы 72 млрд сум тәшкил итте.

Узган елда завод бөтен җитештерү программаларын башкарды, моңа да карамастан эшханә базар конъюнктурасының начарлану шартларында эшләде. Шуңа күрә полиэтиленга хаклар кимеде.

2017 ел нәтиҗәләре буенча эшханә банклар алдында озак вакытлы йөкләмәләрне түләп бетерде. Мәсәлән, 2015 елның 1 гыйнваренә кредитлы оешмалар алдында бурычы 12,5 млрд сум тәшкил итте, 2016 елның 1 гыйнваренә – 5,9 млрд сум, 2017 елның 1 гыйнваренә нольгә җитте.

«Казаньоргсинтез» - Россия иң зур химия оешмаларының берсе. «Казаньоргсинтез» ААҖ Россия полиэтиленының 38%ын җитештерә.

Компания полиэтилен газ үткәргечләре, фенол, ацетон, суыткыч сыеклыклары, нефть һәм табигый газ чыгару өчен химик реагентларын җитештерүдә алдынгы урынны ала.

Һәр елны завод 1 млн артык тонна химия продукциясен җитештерә. Бөтен чыгарылган продукция  РФ Дәүләт стандарты системасында сертификацияләнгән.

Оешма чыгарган продукциянең югары сыйфаты аны экспортларга мөмкинлек бирә (җитештерелгән күләмнән 27%).

Фото: Степанов Слава

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International