Бөтен дөньядан инвесторлар Татарстанга «TIDA Business Cup 2018» чарасына киләчәк

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «TIDA Business Cup 2018» бизнесменнар арасында футбол буенча Дөнья чемпионаты презентациясе үтте. Аны Россия болельщиклар клубы белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

Турнир Казанда һәм Иннополиста 4-6 июньдә үтәчәк, анда футбол матчлары һәм бизнес-форум керәчәк. Катнашучылар арасында – эшмәкәрләр, топ-менеджерлар, булачак Россия инвесторлары.

Kazan Event Expo кысаларында Казан ярминкәсе мәйданында Россия болельщиклар клубы президенты Эдуард Латыпов һәм «TIDA Business Cup 2018» проект-менеджеры Виктор Миронов  Россиядә беренче тапкыр үтәчәк халыкара вакыйгасының детальләре турында сөйләделәр.

Виктор Миронов сүзләре буенча беренче тапкыр зур спорт вакыйгаларны кабул итүче илгә инвесторларны чакыру идеясы Германиядә оештыручыларга килде. 2006 елда үткән Футбол буенча Дөнья чемпионаты матчлары белән бергә илдә бизнесменнар өчен аерым программа уйлап табылды -  кунаклар илгә килделәр һәм инвесторлар эше өчен мөмкинлекләрне өйрәнделәр.

«TIDA Business Cup 2018» бизнесны алып бару өчен яхшы мәйдан буларак Татарстанны тәкъдим итергә мөмкинлек бирә. Вакыйга регионга инвестицияләргә ярдәм итәчәк”, - дип Эдуард Латыпов билгеләде.

Аның сүзләре буенча зур дөнья спорт вакыйгаларына килүчеләрнең 95% - уртача класс. 30-35% - корпоратив болельщиклар, алар нәкъ «TIDA Business Cup 2018» оештыручылары өчен максатлы аудитория булып тора.

«TIDA Business Cup 2018» - коммуникацион проект, бизнес үстерү буенча максатлар һәм спорт чараларының дус атмосферасында партнерлык мөнәсәбәтләрне урнаштыру белән берләшкән.

Вакыйга кысаларында республиканың инвестицион мөмкинлекләре презентацияләнәчәк. Турнир Казанда ФИФА 2018 матчларына багышланган.

«TIDA Business Cup 2018» һәр елны үтәчәк дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International