«Россия – Ислам дөньясы» юбилейлы саммитына кадәр айдан кимрәк вакыт калды

2018 елның 20 апреле, җомга

2018 елның 10-12 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы» KazanSummit Халыкара икътисади саммиты үтәчәк.10 ел дәвамында Казанда халыкара оешмалар, дәүләт хакимият органнары, финанс институтлар вәкилләре, илчеләр, депутатлар,  инвесторлар һәм бизнесменнарны җыя. Саммитта катнашучылар яңа контактлар урнаштыралар, илнең инвестицион потенциалын презентацияләр уздырыла.

РФ Президенты. Владимир Путин указы буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш группасының рәисе итеп билгеләнде.  Группа эшчәнлеге кысаларында саммитны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

 KazanSummit 2018 төп темасы «Хәләл Лайфстайл» булачак.

Юбилей саммитында төрле сессияләр һәм сөйләшүләр үтәчәк: Яшь эшмәкәрләр Казан форумы, «Сбербанк» Эшлекле иртәнге аш һәм Яшь дипломатлар конференциясе. Саммитта шулай ук ислам финанслары һәм партнерлы банкинг, IT стартаплар, блокчейн, экспорт, бизнесның социаль җаваплылыгы, дипломатия һәм башка темалар каралачак. 

 Саммит яңа клиентларны һәм эшлекле партнерларны табу буенча  эффектив платформа, инвестицион потенциалын һәм Россия регионнарының икътисади мөмкинлекләрен күрсәтүче урын булып тора.

Хөрмәтле катнашучылар арасында ИХО Генераль секретаре Юсеф бин Әхмәд Аль-Осеймин, БГЭ Икътисад министры Султан Бин Саид Аль-Мансури, Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи, Согуд Гарәбстаны сәүдә һәм инвестицияләр министры Маджед бен Абдалла Аль-Касаби, РФ Чит ил эшләре министры Михаил Богданов, Emaar Properties (БГЭ) компаниясе башлыгы Мөхәмәд Алаббар, Великобритания парламентының Лордлар палатасының лорды Мөхәмәд Ильтав Шейх, Туризм буенча  Федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Дубай Ислам Банкының Генераль директоры Аднан Чилван, «Внешэкономбанк» рәисе Сергей Горьков, 20 дипломатик миссияләрнең вәкилләре  һәм башкалар.

Саммитка регистрация чара сайтында: www.kazansummit.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International