Россия Castorama генераль директоры: Татарстан инвестицион климатны динамик рәвештә үстерүче регионның үрнәге булып тора

7 май 2018 ел., дүшәмбе

Россия Castorama генераль директоры Венсан Гюффруа Татарстанда шул бөтендөнья брендының  беренче кибетен ачуда ярдәм күрсәткән өчен Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына рәхмәт белдерде.

Казанда Castorama кибете 25 апрельдә ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

"Россия Castorama компаниясе исеменнән Казанда Castorama кибетен төзү проектын тормышка ашыруында актив рәвештә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына рәхмәт белдерәм. Безнең өчен Татарстан инвестицион климатны динамик рәвештә үстерүче һәм халыкара капиталны хуплаучы регионның бик шәп үрнәге булып тора.

Безнең Татарстан Республикасы белән  партнерлык 2015 елның октябрендә Сочида узган инвестицион форумда башланды. Казанда Castorama кибетен ачу - безнең Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Баштан ук без сезнең ярдәмне сиздек, бигрәк тә сезнең төркемнең югары профессиональлеген һәм күңел биреп эшләвен билгеләп үтәсе килә. Без арабыздагы хезмәттәшлекне үстерергә шат".

"Мең еллык шәһәрдә зур кибет өчен урынны табу җиңел булмады, шуннан соң без җирне тапшыру шартлары буенча участокның хуҗасы белән килештек, аннары проект документлары, төзелеш... Шундый проектны тормышка ашыруның уртача вакыты нәкъ 2-3 ел да инде. Бик шәп килеп чыкты дип уйлыйм - татарстанлыларга кулай бәяләргә киң сайлау мөмкинлеге тәкъдим ителде. Шушы компанияләр группасы белән алга таба да яңа проектлар өстендә эшләячәкбез", - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Казандагы кибеткә инвестицияләр 2 млрд. сум тәшкил итте. Сәүдә үзәгенең гомуми мәйданы - 11,1 мең кв.метр. Монда 190 яңа эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования