Kazansummit 2018 саннар һәм өземтәләр

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисади саммитының төп саннар һәм өземтәләр.

 

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X Халыкара икътисади саммиты үз мәйданында 3000 кешене җыйды.

Kazansummit 2018:

53 дәүләт

27 Россия регионы

17 дипломатик миссия илчеләре

42 чара

Russia Halal Expo хәләл индустрия халыкара күргәзмәсендә 20 Россия регионы һәм 7 илдән 72 экспонент

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:

“Kazansummit үсә, без унынчы тапкыр җыелабыз. 10 ел эчендә без 10 тапкырга үстек. Бүген саммит үзгәрде – ислам банкингы темасыннан хәләл тормыш алып бару темасына үсте. Форумны Россия Президенты яклый. Аның карары буенча Россия Казан мәйданы аша ислам дөньясы белән тыгыз контактта булырга тиеш”.

 

Согуд Гарәбстаны Дин эшләре буенча министр урынбасары Абдулла Хейдан:

“Kazansummit Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны эшлекле даирәләре арасында бәйләнеш буыны. Татарстан Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләрен ныгытуда күпер булып тора”.

 

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

“Банклар җитәкчеләренең сүзләре шатландыра, чөнки ышаныч вакыты килде. Вакыт бөтенебезне сынап карый. Зур икътисади һәм финанс элемтәләрне үстергәндә бер беребезгә ышанырга тиеш. Республикада җыелганда без үзара анлашуга җитәбез, шул юл буенча барырга кирәк”.

 

Россия Федерациясендә Алжир илчесе Смаил Аллауа:

“Кешеләр Kazansummit ка ни өчен киләләр? Беренче чиратта яңа идеяләрне табу өчен. Яңа партнерлар белән очрашу өчен. Моннан башка – кунакчыллыкны сизү һәм атаклы чәк-чәкнең тәмен белү өчен. Һәр елны Казан халыкара дәрәҗәдә тагын да зуррак көч алачак дип ышанам”.

 

Kazansummit 2018 фотографияләре:

http://tida.tatarstan.ru/rus/pressa/foto.htm/photoreport/3885467.htm  

http://tida.tatarstan.ru/rus/pressa/foto.htm/photoreport/3903187.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International