Талия Миңнуллина Татарстан делегациясенең Кытайга визиты нәтиҗәләре турында хәбәр итте

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

2017 елда Татарстан һәм Кытайның товар әйләнеше 565,5 млн. АКШ доллары тәшкил итте һәм узган ел белән чагыштырганда 50%ка артты,  республика алга таба да товар әйләнешенең уңай динамикасын арттырырга һәм уртак проектларны үстерергә ниятли.  Шуның турында Хөкүмәт Йортында 22 майда үткән брифингта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Брифинг кысаларында ул журналистларга республика делегациясенең 17-18 майда Кытайга рәсми визиты турында җентекләп сөйләде.

Делегациянең Кытайда булуы вакытында ике бизнес-форум: «Татарстан-Чжэцзян» һәм «Татарстан-Фуцзянь» форумнары үткәрелде, анда Татарстанның инвестицион потенциалы тәкъдим ителде.

Татарстан компанияләренең вәкилләре өчен Кытай предприятиелары белән хезмәттәшлек турында фикер алышу мөмкинлеге булдырылды. Аерым алганда, Geely компаниясенә визит үткәрелде. Шушы компания белән хезмәттәшлекне Татарстанның автомобиль төзү кластеры өчен белгечләрне әзерләү белән бәйле киң спектрдагы мәсьәләләр буенча алып бару мөмкин, дип билгеләде Талия Миңнуллина.

Хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында King Long United Automotive Industry компаниясе белән фикер алыштылар. Талия Миңнуллинаның сүзләре буенча, «Камаз»  предприятие белән автобусларны җитештерү буенча партнер проектлар төзү мөмкинлеге турында уйлый.

Кытайда хезмәттәшлек турында өч ике яклы килешүгә кул куелды: Саба районы һәм Чжэцзян провинциясенең Вэнлинь шәһәре арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне урнаштыру, Кукмара муниципаль районы һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне урнаштыру һәм  Кукмара муниципаль районы һәм Хайнань провинциясенең Дунфан шәһәре арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне урнаштыру турында.

Шулай ук ICL-КПО ВС һәм Hikvision компанияләре арасындагы ниятләр турында беркетмәгә кул куелды.

Hikvision – дөньядагы иң зур видеокүзәтү продукциясе һәм видеокүзәтүгә кагылышлы әзер чишелешләр белән тәэмин итүчеләрнең берсе. Компаниянең офисы Ханчжоуда урнашкан. Региональ филиаллар Лос-Анджелес, Амстердам, Дөбәйдә; шулай ук рәсми вәкиллекләр Һиндстан, Россия, Төрекмәнстан, Үзәк Азиядә, Гонконгта хезмәт күрсәтү үзәге урнашкан.

Татарстан делегациясе Alibaba компаниясенең топ-менеджменты белән очрашты, сөйләшүләрнең нәтиҗәләре буенча Татарстан бизнесына компаниянең электрон мәйданнарында эшләү барышында методологик һәм техник ярдәм күрсәтеләчәге билгеле булды.

Кытай Халык Республикасының Татарстан Республикасының төп партнерларының берсе булуы һәм товар әйләнешенең гомуми күләмендә 7нче урында торуы турында искә төшерик. 2017 елда Татарстан-Кытай товар әйләнеше 565,5 млн. АКШ доллары тәшкил итте, бу 2016 ел белән чагыштырганда 52%ка артыграк. Экспорт белән тәэмин итү күләме 260,4 млн. АКШ доллары тәшкил итте (2,15 тапкырга үсеш), импорт – 204,6 млн. АКШ доллары (1,21 тапкыр үсеш). Соңгы өч ел дәвамында тышкы сәүдә әйләнеше арта гына бара.

Ә 2018нче һәм 2019нчы еллар Россия белән Кытай арасындагы межрегиональ хезмәттәшлек еллары итеп игълан ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International