Инвестсовет республикада тормышка ашыралачак алты яңа проектны хуплады

24 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

Республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге астында үткән Татарстанның Инвестицион советы президиумы утырышында тормышка ашыру өчен алты яңа проект хупланды.

Аерым алганда, Татарстанда дәүләт-шәхси партнерлыктагы ике проект тормышка ашырылачак – Яр Чаллыда спорт комплексы һәм республиканың спорт-сәламәтләндерү, күңел ачу территорияләрендә шәһәр термалары төзеләчәк.

Инвестсовет президиумы ГТ-004 газ турбиналарын җитештерү һәм энергия, газ һәм нефть химиясе җайланмаларының запас частьләрен эшләп чыгару проектын хуплады. Аны «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ («КЭР-Холдинг» компанияләр группасы) тәкъдим итте. Шушы проектны тормышка ашыру өчен мәйдан Түбән Кама шәһәрендә булырга мөмкин, төзелешнең гомуми мәйданы 29 мең кв.м.

Хуплауга лаек булган чираттагы проект – яңа микроҗепселләрдән (микрофибрадан) ясалган тукыманы җитештерү. «Микроволокно» фабрикасы «Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясендә урнаштырылачак. Ул Россия территориясендә микрофибрадан синтетик җепне җитештерү буенча беренче завод булачак.

Яр Чаллыда УКСИҮТ мәйданының 4,5 га территориясендә елга 1,2 млн. кв.м. тротуар плиткасын ясый алырлык җитештерү (вибропресслау методы белән) барлыкка киләчәк. Проектның инициаторы - «Выбор-С» ҖЧҖ.  Компания илдә иң зур тротуар плиткасын һәм башка төзекләндерү элементларын җитештерүчеләрнең берсе булып тора, тәэмин итү географиясен киңәйтергә  һәм сату күләмнәрен арттырырга ниятли.

«Энерго РС» шина тимерчыбыкларын җитештерү инвестицион проектын тәкъдим итте. Проектка үз чыгымнарыннан  акча (450 млн. сум) тотылырга планлаштырыла.c

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования