Талия Миңнуллина Татарстан өчен ПХИФ-2018 нәтиҗәләрен югары бәяләде

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Петербург халыкара икътисади форумда Татарстан делегациясенең катнашу нәтиҗәләренә югары бәя бирде. Аның сүзләре буенча чарада киләчәк инвесторлар һәм Татарстанда эшләүче компанияләре белән очрашулар үткәрергә мөмкин булды.

“Без форумда яхшы эшләдек дип уйлыйм. Татарстан төрле чараларда катнаша һәм һәрберсенең үз максаты бар. Кемдер стендта кунаклар белән эшли, кайберләре хатларны җиткерү өчен исемләп кешеләрне эзли. Кайберләре секцияләргә йөри, анда булган мәгълүматны яза, соңрак без аны карыйбыз һәм кайберләрен Татарстанда кулланабыз”, - дип Талия Миңнуллина әйтте.

Агентлык җитәкчесе «Нижнекамскнефтехим» булдырган килешүне билгеләде. Олефин комплексын төзү өчен 2032 елга кадәр 807 млн еврога кредитлы килешүгә завод кул куйды.  Завод елга 600 мең тонна этилен чыгарачак.

Шулай ук Петербург халыкара икътисади форум кысаларында “КАМАЗ” ААҖ һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Махсус инвестицион контрактка кул куйдылар.

46,5 млрд сумлы контрактны тормышка ашыру елга 55-60 мең әйбер күләмендә югары технологияле компактлы һәм энергоэффектив җитештерүне булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Монда “КАМАЗ” ягыннан инвестицияләр 38,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International