«Нижнекамскнефтехим» изобутилен җитештерүен башлап җибәрде

2018 елның 20 июне, чәршәмбе
Түбән Камада бүген елга 160 мең тонна изобутилен җитештергән завод ачылды. Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шигабутдинов, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнаштылар. Яңа җитештерүдә 68 яңа эш урыны булдырылачак, заводның күәтләре каучук СКИ-3 җитештерүен елга 330 мең тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип Президентның матбугат хезмәте белдерә. Изобутилен изопропенны чыгару өчен чимал булып тора. Ул шин сәнәгатендә киң кулланыла. Изобутиленны шулай ук «Нижнекамскнефтехим» ААҖ алюмоорганик  тоташмаларны булдыру өчен куллана.  Яңа җитештерү җиһаз һәм персонал эшенең куркынычсызлыгы буенча бөтен заманча технологик чишелешләргә, шулай ук энергоэффективлык һәм экология таләпләренә туры килә. Азат Бикмурзин билгеләгәнчә, Түбән Камада яңа олефин комплексының төзелеш мәйданын әзерләү буенча эшләр июльдә башланачак. Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International