«TIDA Business Cup-2018» болельщиклар-бизнесменнар арасында Дөнья чемпионатына кадәр атнадан азрак вакыт калды

22 июнь 2018 ел., җомга

4-6 июльдә Казанда һәм Иннополиста бизнесменнар арасында футбол буенча Дөнья чемпионаты узачак. «TIDA Business Cup-2018» бизнесменнар арасында футбол турниры һәм бизнес-форумнан торачак.

«TIDA Business Cup-2018» беренче группасы 26 июньдә башлана. 26-27 июньдә Казанда турнирның эшлекле программасы үтәчәк, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында «Invest Tatarstan» түгәрәк өстәле дә була.

Анда турнирда катнашучылардан башка Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы вәкилләре катнашачак.

Катнашучылар шулай ук “Алабуга” МИЗ, “Мастер” КИП территориясен карачаклар.

Катнашучылар арасында – эшмәкәрләр, топ-менеджерлар, Россия һәм төрле илләрдән мөмкин булган инвесторлар.

«TIDA Business Cup-2018» -  бизнес үсеше һәм спорт чарасының дус атмосферасында партнерлык мөнәсәбәтләрне урнаштыру максатлары белән берләштерелгән коммуникацион проект.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

“Зур спорт чаралары – Татарстан өчен инвестицион мәйдан буларак үзеңне күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Турнирларда катнашучыларның якынча 30-35% - клиентлык группалары, эшмәкәрләр һәм ТОП-менеджерлар булып тора. Алар аша без үзебез турында бөтен дөньяга сөйли алабыз.

Без бизнесменнарны Казанда Футбол буенча чемпионатны уздыру вакытында чакырдык, алар монда Татарстанның махсус бизнес-мөмкинлекләрен өйрәнә, футбол карый алалар.

Без әлеге турнирны һәр елны уздырырга телибез. Шулай без спорт һәм бизнесны берләштерәбез, Татарстанга инвестицияләр һәм яңа партнерларны җәлеп итәбез».

«TIDA Business Cup-2018» проект-менеджеры Виктор Миронов билгеләгәнчә, беренче тапкыр инвесторларны зур спорт вакыйгалары үткән урынга чакыру идеясе 2006 елда Германиядә барлыкка килде. Анда бизнесменнар өчен аерым программа булдырылды. Алар чемпионатны карау белән бергә инвесторлар өчен мөмкинлекләрне өйрәнделәр.

«TIDA Business Cup-2018» турниры инвесторларны Татарстанга җәлеп итәчәк. Турнир булмаса, алар бәлки беркайчан да бу регион турында белмәсләр иде”, - дип “Россия берләштерә” Болельщиклар клубының президенты Эдуард Латыпов белдерде.

Хәзерге көнгә бары тик Татарстан бизнес һәм спорт чарасын уздыру буенча Болельщиклар клубының тәкъдимен кабул итте.

Вакыйга кыысаларында республиканың инвестицион мөмкинлекләре күрсәтеләчәк. Турнир Казанда үтүче ФИФА 2018 Дөнья чемпионатына туры китерелгән.

Чараның Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  «Russia Unites» Россия болельщиклар клубы белән бергә оештыра.

Өстәмә мәгълүмат: http://tidacup.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования