Татарстан делегациясе Иннопром-2018дә катнашачак

25 июнь 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан делегациясе 2010 елдан “Екатеринбург-Экспо”да үтүче халыкара сәнәгый күргәзмәсендә катнашачак.

Татарстан социаль-икътисади үсеш буенча Россия Федерациясенең лидер регионы сәнәгый һәм инвестицион потенциалын презентацияли: төп сәнәгый эшханәләр экспозициясе, «Made in Tatarstan» бренды астында продукция; 6 федераль һәм унлап региональ инвестицион мәйданнар.

Форумның эшлекле програмасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында күпсанлы Татарстан делегациясе катнашачак. Татарстан стендында алдынгы хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре эшләчәк.

Форумда катнашучыларны Россиядә иң яхшы инвестицион климаты рейтингында өч тапкыр лидер булган регионда эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару турында сөйләшүгә чакырабыз.

Сезне Татарстан 2А2, павильон 2 стендында көтәбез!

Адрес: Россия Федерациясе, Екатеринбург шәһәре, «Екатеринбург-ЭКСПО», ЭКСПО-бульвар, 2

Иннопром Россиядә иң зур универсаль сәнәгый күргәзмә булып тора, анда һәр елны 600 дан артык кеше катнаша, алар арасында сәнәгый индустриянең дөнья лидерлары.

Иннопром-2018 – тугызынчы күргәзмә, аның темасы “Санлы җитештерү”. Бу елда дәүләт-партнер Көньяк Корея булып тора, ул Корея сәнәгатенең казанышларын, инновацион уйлап табуларын һәм технологик хезмәттәшлек перспективаларын күрсәтәчәк. Шулай ук Иннопром белән бергә икенче Россия-Кытай ЭКСПО узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования