«TIDA Business Cup» эшлекле программасы башланды

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында 26 июньдә «TIDA Business Cup» бизнесменнар арасында футбол буенча Дөнья чемпионатының эшлекле өлеше үтте. Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы һәм Германия бизнесы вәкилләре «Invest Tatarstan» түгәрәк өстәлендә катнаштылар, аның кысаларында алар Татарстанда эш өчен булган өстенлекләр турында белделәр.

Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга Татарстанның инвестицион потенциалын презентацияләде, икътисад приоритетлары турында сөйләде.

“Татарстан һәм Германияне озак вакытлы партнерлык һәм дус мөнәсәбәтләр бәйли. Германиянең командасы хәзер Футбол буенча дөнья чемпионатында беренче урында булып тора, дәүләт шулай ук Татарстанга иң күп инвестицияләгән беренче бишлегенә керә”, - дип Талия Миңнуллина әйтте.

Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы вәкиле Кристин Франк белдергәнчә, Германия компанияләрнең Татарстанга кызыксынуы елдан ел үсә бара.

“Палата берничә тапкыр Татарстанда булды, күп Германия компанияләре озак вакыт республикада эшлиләр. Безнең кызыксынуыбыз тәмамланмый. Дөнья Чемпионаты – ил белән туристларга гына түгел, чит ил инвесторларына да танышу өчен яхшы мөмкинлек”, - дип Кристин Франк билгеләде.

«TIDA Business Cup-2018» проект- менеджеры Виктор Миронов билгеләгәнчә, хәзерге көнгә бары тик Татарстан бизнес һәм спорт чарасын уздыру буенча «Russia Unites»  Болельщиклар клубының тәкъдимен кабул итте.

Искә төшерик, «TIDA Business Cup-2018» -  бизнес үсеше һәм спорт чарасының дус атмосферасында партнерлык мөнәсәбәтләрне урнаштыру максатлары белән берләштерелгән коммуникацион проект. Ул Казанда һәм Иннополиста 4-6 июльдә үтәчәк.  «TIDA Business Cup-2018» бизнесменнар арасында футбол турниры һәм бизнес-форумнан торачак.

Төп максат – Германия инвесторларын республикада эш итү өчен бөтен мәгълүмат белән тәэмин итү, Татарстан һәм Германия арасында үзара табышлы хезмәттәшлекне урнаштыру.

Бизнес-форум кысаларында Татарстанда уңышлы эшләүче чит ил инвесторларының бер вәкиле – Казанда PwC компаниясенең Хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Осип Войчек сөйләгәнчә, халыкара компания беренче көннәрдән үк республика ярдәмен алды.

“Безне Татарстанда белгечләрнең югары сыйфаты җәлеп итте. Татарстанда күр югары белем алу йортлары һәм мәгариф үзәкләре бар. Без баштан ук Идел буе Федераль университет белән хезмәттәшлек итә башладык. Шунда без максатлы булачак хезмәткәрләребезне әзерли башладык.

Шулай ук хөкүмәт бөтеняклы ярдәм күрсәтә.

Моннан башка миңа Татарстан икътисадының бүленеше ошый. Республика нефть һәм газга бай булуын бөтенесе белә. Әмма хөкүмәт башка өлкәләрне дә үстерә. Моңа яхшы мисал – Иннополис. Республика яңа технологияләрне үстерә”, - дип Осип Войчек билгеләде.

Кунаклар шулай ук “Алабуга” МИЗ, “Мастер” КИП территориясен карачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International