Көньяк Корея бизнесы Татастанда җитештерүләрне урнаштыруда кызыксына

29 июнь 2018 ел., җомга

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына Көньяк Корея бизнес-миссиясе делегациясе килде. Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга Татарстанда инвесторлар өчен эш өстенлекләре турында сөйләде.

Эшмәкәрләр Татарстан белән хезмәттәшлектә кызыксынуын белдерде.

Корея бизнесы вәкилләре инвесторлар өчен шоу-румны карадылар, Талия Миңнуллина белән очраштылар.

Агентлык җитәкчесе инвесторлар өчен Татарстанда булган мөмкинлекләр алар арасында салым өстенлекләре, уңай логистика турында сөйләде.

Делегация катнашучылары билгеләгәнчә, аларда Татарстан беән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар һәм чит ил компанияләрнең куркынычсызлык һәм стабильлек дәрәҗәсе белән канәгать булдылар. Кунаклар шулай ук Татарстанны үз җитештерүен урнаштыру өчен мәйдан буларак саныйлар дип белдерделәр. Монда яңа инвестицион проектлар өчен хакимият ачык һәм халыкара компанияләр эше өчен уңай шартлар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования