Иннополиста «TIDA Business Cup 2018» болельщиклар-бизнесменнар арасында Дөнья Чемпионаты узачак

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

5 июльдә Иннополиста «TIDA Business Cup 2018» уен өлеше узачак. Татарстан ИТ-шәһәрендә футбол турнирында алты команда һәм 50 эшмәкәр-футбол уйнаучылары катнашачак.

Алар TIDA Business Cup 2018 бүләге өчен ярышачак.

Турнирда Россия, Татарстан, Финляндия, Мексика, Германия, Австрия, Эстония бизнес вәкилләре катнашачак.

 «TIDA Business Cup-2018» -  бизнес үсеше һәм спорт чарасының дус атмосферасында партнерлык мөнәсәбәтләрне урнаштыру максатлары белән берләштерелгән коммуникацион проект. 

Ул ике өлештән тора – эшлекле программа һәм футбол турнирыннан. Эшлекле программа кысаларында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында 26 июньдә «TIDA Business Cup» бизнесменнар арасында «Invest Tatarstan» түгәрәк өстәле үтте. Икенче өлеше Агентлыкта 6 июльә булачак.

Турнир кунакларыннан башка эшлекле программада Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы  вәкилләре катнашты.

«TIDA Business Cup 2018» килгән эшмәкәрләр «Алабуга” МИЗ, “Мастер” КИП территориясен карадылар.

Катнашучылар - эшмәкәрләр, топ-менеджерлар, Россия һәм төрле илләрдән мөмкин булган инвесторлар. Алар Татарстанга инвестицияләүнең мөмкинлекләре, уңай шартлары һәм перспектив проектлары һәм өлкәләре турынды тулы мәгълүмат алачаклар.

Кунакларга Татарстанның инвестицион потенциалы күрсәтеләчәк. Турнир Казанда үтүче ФИФА 2018 Дөнья чемпионатына туры китерелгән.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

 Зур спорт чаралары – Татарстан өченинвестицион мәйдан буларак үзеңне күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Турнирларда катнашучыларның якынча 30-35% - клиентлык группалары, эшмәкәрләр һәм ТОП-менеджерлар булып тора. Алар аша без үзебез турында бөтен дөньяга сөйли алабыз.

Без бизнесменнарны Казанда Футбол буенча чемпионатны уздыру вакытында чакырдык, алар монда Татарстанның махсус бизнес-мөмкинлекләрен өйрәнә, футбол карый алалар.

Без әлеге турнирны һәр елны уздырырга телибез. Шулай без спорт һәм бизнесны берләштерәбез, Татарстанга инвестицияләр һәм яңа партнерларны җәлеп итәбез».

«TIDA Business Cup-2018» проект-менеджеры Виктор Миронов билгеләгәнчә, беренче тапкыр инвесторларны зур спорт вакыйгалары үткән урынга чакыру идеясе 2006 елда Германиядә барлыкка килде. Анда бизнесменнар өчен аерым программа булдырылды. Алар чемпионатны карау белән бергә инвесторлар өчен мөмкинлекләрне өйрәнделәр.

«TIDA Business Cup-2018» турниры инвесторларны Татарстанга җәлеп итәчәк. Турнир булмаса, алар бәлки беркайчан да бу регион турында белмәсләр иде”, - дип “Россия берләштерә” Болельщиклар клубының президенты Эдуард Латыпов белдерде.

Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  «Russia Unites» Россия болельщиклар клубы белән бергә оештыра.

Өстәмә мәгълүмат: http://tidacup.com/

6 июльдә Казанда шулай ук Россия-Эмиратлар Хөкүмәтара Комиссиясе үтәчәк. БГЭ бизнесменнары киләчәк, алар Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International