«TIDA Business Cup 2018» җиңүчесе билгеләнде

2018 елның 6 июле, җомга

Иннополиста 5 июльдә «TIDA Business Cup 2018» болельщиклар-бизнесменнар арасында Дөнья Чемпионаты тәмамланды. Турнирда «Татспиртпром» компаниясенең командасы җиңде. Компания турнирның спонсоры булып тора. Икенче урында – PwC компаниясе, өченче урында - «Russia Unites дөнья командасы». Җиңүче TIDA Business Cup кубогын алды.

Барлыгы турнирда Россия, Татарстан, Финляндия, Мексика, Германия, Австрия, Эстониядән 50 дән артык бизнес вәкилләре катнашты.

«TIDA Business Cup 2018» ике юнәлештән тора – эшлекле программадан һәм футбол турнирыннан. Эшлекле программа кысаларында 26 июньдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында «TIDA Business Cup» бизнесменнар арасында «Invest Tatarstan» түгәрәк өстәле үтте. Икенче өлеше Агентлыкта 6 июльдә булды. «TIDA Business Cup 2018» катнашучылар арасында эшмәкәрләр, топ-менеджерлар, Россия һәм төрле илләрдән мөмкин булган инвесторлар. Алар Татарстанга инвестицияләүнең мөмкинлекләре, уңай шартлары һәм перспектив проектлары һәм өлкәләре турынды тулы мәгълүмат алачаклар. Кунаклар шулай ук яңа эшлекле контактларны урнаштырдылар, футбол уйнадылар, Казан һәм Иннополиста булдылар. Турнирда катнашучылар шулай ук Казанда үтәчәк FIFA 2018 футбол буенча Дөнья Чемпионатының матчларын карачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International