«TIDA Business Cup 2018» болельщиклар-бизнесменнар арасында Дөнья Чемпионаты тәмамланды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе
«TIDA Business Cup 2018» болельщиклар-бизнесменнар арасында Дөнья Чемпионаты Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында эшлекле программа белән тәмамланды. 6 июльдә Казанда «TIDA Business Cup» бизнесменнар арасында «Invest Tatarstan» түгәрәк өстәле үтте. Катнашучылар арасында эшмәкәрләр, топ-менеджерлар, Россия һәм төрле илләрдән мөмкин булган инвесторлар. Алар Татарстанга инвестицияләүнең мөмкинлекләре, уңай шартлары һәм перспектив проектлары һәм өлкәләре турынды тулы мәгълүмат алдылар. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында «TIDA Business Cup 2018» кунакларына “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ һәс Яр Чаллы ҮКСИҮТ вәкилләре республиканың икътисади потенциалын презентацияләделәр. Катнашучылар экспертлар белән уртаклаштылар, аның кысаларында алар Татарстанның ИТ-сегменты, сәнәгать, инфраструктура, төзелеш һәм девелопмент, ивент-индустрия турында белделәр. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина шоу0румда республика презентациясен үткәрде. Иннополиста 5 июльдә турнирның уен өлеше тәмамланды. Турнирда «Татспиртпром» компаниясенең командасы җиңде. Компания чемпионат спонсорларының берсе булып тора. Икенче урында - PwC компаниясе, өченче урында - «Russia Unites дөнья командасы». Барлыгы турнирда Россия, Татарстан, Финляндия, Мексика, Германия, Австрия, Эстониядән 50 дән артык бизнес вәкилләре катнашты. Турнирда катнашучылар шулай ук Казанда үтәчәк FIFA 2018 футбол буенча Дөнья Чемпионатының матчларын карадылар. «TIDA Business Cup 2018» кунаклары - эшмәкәрләр, топ-менеджерлар, Россия һәм төрле илләрдән мөмкин булган инвесторлар. Алар Татарстанга инвестицияләүнең мөмкинлекләре, уңай шартлары һәм перспектив проектлары һәм өлкәләре турынды тулы мәгълүмат алдылар. “Хәзерге турнир инвестицияләрне җәлеп итү өчен бизнес һәм спорт өлкәсендә чараларны үткәрүнең беренче тәҗрибәсе. «TIDA Business Cup 2018» Россиядә ФИФА 2018 Дөнья чемпионатына туры китерелгән. Без монда төрле илләрдән кунакларны җыйдык. Без турнирның төп максатына – бизнеска Татарстанга инвестицияләүнең өстенлекләре турында сөйләүгә ирештек дип саныйбыз. Хәзер чит ил эшмәкәрләре Татарстанның инвестицияләү өчен иң язшы урын булуын беләләр. Алар турыдар туры хакимият вәкилләре, бизнесменнар һәм сәнәгый мәйданнар вәкилләре белән сөйләштеләр. «TIDA Business Cup 2018» республикага чын чит ил инвестицияләренә әйләнәчәк дип өметләнәбез”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде. “Россия берләштерә” Болельщиклар клубының президенты Эдуард Латыпов фикере буенча, беренче тапкыр инвесторларны зур спорт вакыйгалары үткән урынга чакыру идеясе 2006 елда Германиядә барлыкка килде.Щлеге инструмент Россиядә уңышлы була ала. «TIDA Business Cup 2018» кебек турнирлар безнең илдә эффектив була ала. Бизнес өчен регион өчен мәгълүмат алырга мөһим. Монда нетворкинг һәм футбол турниры кысаларында без хәтта бизнес-миссияләргә караганда күбрәк мәгълүмат булдырыла. Без кунакларга җентекле мәгълүмат бирдек, хакимият, бизнес вәкилләре белән очрашулар оештырдык. «TIDA Business Cup 2018»  Татарстанны инвестицион яктан иң сөйкемле регион бкларак алга таба мавыктыру юлында беренче этап кына дип ышанам. Моннан башка турнир алдыннан күп презентацияләр һәм очрашулар үтте. Алар арасында Даниядә Хоккей буенча Дөнья Чемпионаты, Пхенчханда уеннар булды. Турнир шулай ук Германия, Франция, Испания, Латин Америка илләрендә Футбол буенча Дөнья Чемпионаты турында сөйләү кысаларында презентацияләнде”, - дип Эдуард Латыпов әйтте.

«TIDA Business Cup-2018» - бизнес үсеше һәм спорт чарасының дус атмосферасында партнерлык мөнәсәбәтләрне урнаштыру максатлары белән берләштерелгән коммуникацион проект. 

Ул ике өлештән тора – эшлекле программа һәм футбол турнирыннан. Эшлекле программа кысаларында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында 26 июньдә «TIDA Business Cup» бизнесменнар арасында «Invest Tatarstan» түгәрәк өстәле үтте. Икенче өлеше Агентлыкта 6 июльдә булды. Турнир кунакларыннан башка эшлекле программада Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы вәкилләре катнашты.

Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Russia Unites» Россия болельщиклар клубы белән бергә оештыра.

Фоторепортаж монда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International