«ТАНЕКО»да ике яңа установка эшли башлады

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

«ТАНЕКО» «Татнефть» компаниясенең нефть эшкәртү комплексында бүген керосин һәм дизель ягулыгы ике яңа установка эшли башлады.

Церемониядә РФ энергетика министрының урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, «ТАНЕКО»  АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Shell Global Solutions Россия һәм БДБ илләрендә лицензияле технологияләрне сату буенча директоры Юлия Заева катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләре буенча Түбән Кама сәнәгый мәйданында максималь эшкәртү тирәнлеге булган яңа технологик буынлы нефть эшкәртү күәтләре булдырылган. РФ Энергетика министрының урынбасары Павел Сорокин билгеләгәнчә, «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» башка Россия коллективларына яхшы үрнәк булып торалар.

“Татарстанда импорт алмашу өлкәсендә яхшы тәҗрибә тупланды, монда дәүләт үсеше өчен нигез булачак яхшы компетенцияләрнең бердәнбер базасы булдырылган”, - дип билгеләде.

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов федераль, республика органнарына һәм РФ Энергетика министрлыгына «ТАНЕКО»  проектын тормышка ашыруда ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «ТАНЕКО» бүген – безнең илдә икътисади стабильлеген арттыручы Россия нефть эшкәртүнең флагманы булып тора дип билгели.

Яңа установкалар югары өстәлгән хакында продуктларны чыгаруын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Установкаларның күәтләре елга 500 мең тонна һәм 1,6 млн тонна тәшкил итә. Моннан башка РТ, ТС-1, Джет А-1 авиация керосины елга 950 мең тоннага кадәр һәм «Евро-5» дизель ягулыгы 3 млн тоннага кадәр артырга мөмкин булачак.

Масштаблы проектны тормышка ашыруда барлыгы 307 млрд сум инвестиция җәлеп ителде. Яңа установкаларда 80нән артык югары технологияле эш урыны оештырылган.

Бүген «ТАНЕКО» нефть эшкәртү күәтләре тулы загрузка белән эшли. 2017 ел эчендә 8,5 млн тонна нефть продуктлары җитештерелде. Эшкәртү тирәнлеге 99,2% артты, якты нефтепродуктлар чыгышы 87,5% артык тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International