Татарстан һәм “Ростатом” сәнәгый импорт алмашу сегментында хезмәттәшлек итәчәкләр

2018 елның 13 июле, җомга

Екатеринбургта «Иннопром-2018» тәмамланды. Гадәт буенча Татарстан күргәзмәдә үз стендын күрсәтте, ә республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация “Иннопром” кысаларында рәсми очрашуларда катнашты.

Мәсәлән, «Росатом» Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасын булдырдылар. Кул кую тантаналы церемониясе республика стендында үтте. Әлеге карта Татарстан Республикасы эшханәләренең югары технологияле продукциясен куллануын киңәйтү буенча тәкъдимнәрен формалаштыру һәм карауны үз эченә ала.

Аның нәтиҗәсендә республика продукциясен Җиһаз һәм материаллар бердәм каталогына кертү планлаштырыла, шулай ук 2018 ел азагына кадәр проектлы сессия узачак. Анда хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм вариантлары каралачак.

Күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов РФ регионнары башлыклары белән очрашулар уздырды: Түбән Новгород өлкәсе Губернаторын вәкаләтләрен башкалучы Глеб Никитин, Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев. Нәтиҗәдә Түбән Новгород өлкәсе белән 2018-2020 елларга килешүенә кул куелды; 2018-2020 елларга Чиләбе өлкәсе белән килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планы формалашты; Свердловск өлкәсе белән килешүне тормышка ашыру буенча протокол булдырылды.

Иннопром Россиядә иң зур универсаль сәнәгый мәйдан булып тора, анда һәр елны 600 дан артык компания катнаша. Алар арасында сәнәгый индустриянең лидерлары.

Иннопром-2018 – “Санлы җитештерү” темасы булгаан тугызынчы күргәзмә. Бу елда дәүләт-партнер Көньяк Корея булып тора, ул үз сәнәгатенең казанышларын, инновацион уйлап табуларын һәм технологик хезмәттәшлекнең перспективаларын күрсәтәчәк. Шулай ук күргәзмә территориясендә Иннопром белән бергә икенче тапкыр Россия-Кытай ЭКСПО үтәчәк.

 

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International